ХӘЗЕРЛӘНҮ ф. к. әзерләнү. Бу нәрсәләрне эшләп барганда, хәзерләнгән бланк кәгазьләре буенча кайсы вакытта нәрсә эшләнгәнен һәм ничек эшләнгәнен аермачык рәвештә язып барырга кирәк. Һ.Такташ. Аның күңеле, ахрысы, эчтән генә бу хәлгә көз буе, кыш буе хәзерләнгән иде – узган көз үк инде кызый үзенең хисләрендә әллә нинди зур, котылгысыз борылыш булганын сизгән иде. М.Мәһдиев

Хәзерләнә башлау к. әзерләнә башлау. Газинур үзе дә, мәктәпкә хәзерләнә башлаган кызлары да урман яланында калдырып кайткан бүре малае турында онытып та киләләр иде бугай. А.Хәсәнов. Әйбәтләп кенә бүген йокларга да, иртүк торып, имтиханга хәзерләнә башларга кирәк. Н.Әхмәдиев

Хәзерләнә төшү к. әзерләнә төшү. Немец дәүләтенең министры, әлбәттә, ата фашист, ул Шәфи Алмаслардан акыллырак, мәкерлерәк, аның янына, билгеле, хәзерләнә төшебрәк барырга кирәк. Г.Әпсәләмов

Хәзерләнеп алу Тиз генә хәзерләнү. Лекциядән соң китапханәгә кереп, киләсе семинарга хәзерләнеп алдык та, Герцен урамына чыгып, консерваториягә юл тоттык. М.Юныс

Хәзерләнеп бетү к. әзерләнеп бетү. Имтиханга хәзерләнеп бетү белән, Фәнияр аларга хәбәр иттерде. Ф.Яруллин. Бәлки, безнең «күрсәткечләр» әллә кайчан хәзерләнеп беткәндер, уртак Сталинның яисә Бухаринның өстәле өстендә әллә кайчан ятадыр инде. Ф.Сафин

Хәзерләнеп җитү к. әзерләнеп җитү. И Ходаем, кунаклар килер вакыт җиткән, безнең табыннар да хәзерләнеп җитмәгән. Г.Камал. Кышка бал хәзерләнеп җитте, инде баштан кайгы китте, дигәндә генә, әлеге бабай белән теге шаян малай, килеп, баллы кәрәзләрне кистеләр дә алып киттеләр. А.Алиш

Хәзерләнеп йөрү к. әзерләнеп йөрү. Алдан ук моңа хәзерләнеп йөргән кебек ул. Х.Камалов. Беркөнне Рифат мунча керергә хәзерләнеп йөргәндә, капкадагы кыңгырау шалтырады. Ә.Хәсәнов

Хәзерләнеп килү к. әзерләнеп килү. Мәфтуха барып кайтканнан бирле Гөлбану моңа хәзерләнеп килә иде. Г.Ибраһимов. Әмма күп еллар буе хәзерләнеп килгән, зур өметләр багланган бу вакыйга булмый кала. Б.Гыйззәт

Хәзерләнеп кую к. әзерләнеп кую. Ашамлыклар, кирәк-яраклар барысы да, атна-ун көнгә дип, алдан хәзерләнеп куелган. Г.Гомәр. Чөнки бу җыелышның алдан ук хәзерләнеп куелган кәмит икәнлегенә инде шигем калмады. В.Имамов

Хәзерләнеп тору к. әзерләнеп тору. Әйе, әнкәй, хәзерләнеп торырга куштылар. Т.Гыйззәт. Алдан берәр кеше җибәреп әйттерсәгез, хәзерләнеп торырбыз. Г.Камал

Хәзерләнеп яту к. әзерләнеп яту. Берничә еллар буенча бөтен дөньясын ташлап, университетка керер өчен аттестатка хәзерләнеп яткан Җиһангир күрсәтүе буенча биш сумга студент тапты да укырга чумды. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә