ХӘ’ЗЕРГЕ с. 1) Бүгенге көндәге, шушы чордагы, бу вакыттагы. Ә хәзерге замандашларыбыз арасында рухи гарипләр – акча коллары күбәюен беләбез. И.Юзеев. Ул чагында, бәлки, дөньяда ниләр барын ап-ачык күзаллый да алыр иде, читтән торып, үзенең хәзерге халәтен аңларга тырышыр, мәгънәсенә төшенергә азапланыр иде. А.Вергазов 2) Шушы чорга караган, шушы чор үзенчәлекләренә җавап бирерлек. Хәзерге әдәби телдә исем фигыль -у/-ү кушымчасы белән ясала һәм процессны атап, процесс исемен белдереп килә: бару, килү, йөгерү, көлү, сөйләү һ.б. Ф.Хисамова. Үткән чорларга хас теоретик принциплар, анализ юллары әдәбият тарихын һәм хәзерге әдәби күренешләрне берьяклы аңлатуга китерә. Ә.Закирҗанов 3) Бүгенге көндәге; бүгенге көндә булган, шушы вакытта яши торган. Шәригать нигезендә ирләрнең ике-өч хатын белән торуы гадәти хәл саналса да, Көектә, хәзерге Фарук мулланың бабасыннан башка, берәүнең дә ике хатынлы булуын хәтерләмиләр. Г.Галиева. Бу йорт безнең хәзерге рәискә тыныч кына яшәргә ирек бирми, аңа Сәлимгәрәй абыйның тизрәк бу якты дөньядан китүе, йортның бушавы мөһимрәк. Д.Салихов 4) Әлеге мизгелдә, әлеге вакытта, сөйләү моментында. Анда аның хәзерге минутта уйлаган уйлары җөмлә рәвешендә экранда күренәләр иде. З.Мәхмүди. Менә хәзерге минутта да син мине яратканга, минсез яши алмавыңа үземне гаепле итеп сизәм. З.Хәким 5) Заманча, үз чорының таләпләренә җавап бирә торган, үз чоры югарылыгында булган. Язучы җинаятьне ачуда хәзерге фән-техника казанышларыннан файдалануга зур игътибар бирә. Ф.Мусин. Хәзерге фәндә әйтелгәнчә, әлеге факторлар халыкның аңы аша үтеп кенә аның аерым сыйфатларын активлаштыра, аларны беркетеп, символлаштыра, үзләренең бердәмлеге турында күзаллауны булдыра, һәм алар барысы да этник төркемнәрдә тупланып, аеруча ачык чагыла. М.Хәсәнов 6) лингв. Эш яки хәлнең башкарылуы сөйләп тору вакытына туры килүен яки аның даими булуын күрсәтә торган заман. Хаталар күбесенчә -учы/ -үче кушымчалы хәзерге заман сыйфат фигыльләрен куллануга карый. Р.Юсупов. Хәзерге заман хикәя фигыль даими, гадәти, кабатлаулы эш-хәлләрне белдергәндә, әлеге мәгънәне көчәйтеп җибәрә торган һәрвакыт, еш, гадәттә кебек лексик чаралар кулланыла. Л.Гыйлаҗева |