ХӘ’ЗЕРГӘ рәв. 1) Шушы моменттан алып, беркадәр вакыт дәвамында, бераз вакыт, вакытлыча. Яңа хуҗа өчен йорт салырга кирәк булыр, ә хәзергә Наилә апада торып торырга туры киләчәк, дип килештеләр. М.Маликова. Миңа хәзергә урамга чыгарга ярамый. М.Хуҗин 2) Әлеге вакытта, әлегә, билгеле бер вакытка кадәр; вакыты җиткәнче. Кай тарафка очарга белми торганда, ир белән хатын кыяфәтендәге ак халатлы ике фәрештә килеп чыкты һәм: – Ашыгып кердең, синең урының хәзергә монда түгел, – дип, тәнем кысылып калган караңгы коридорга кире озаттылар. Н.Әхмәдиев. Хәзергә әле әни авылда калып торды. М.Хәсәнов // Әле, хәзер, шушы моментта, шушы мизгелдә. Ә хәзергә ял итегез, күңел ачыгыз, сезгә комачауламыйм. Ә.Гадел 3) Бүгенге көндә. Дөрес, хәзергә кабул итәр нәрсә юк югын, тик анысы зур бәла түгел, өметне өзмәскә кирәк: ике-өч елдан безнең дә берәр объект төзелеп бетәр әле. Н.Әхмәдиев. Үзең беләсең: ныклы терәгем дә, байлыгым да юк хәзергә. А.Әхмәтгалиева |