ХӘЗЕ’Р хәб. сүз гар. Кем тарафыннан булса да алдан хәстәрләнгән, файдалану өчен яраклы хәлгә китереп куелган; әзер. Аның алдында васыятьләрен дә әйтте: сыеры белән кәҗәсен ике мөәззин белән ике муллага фидия итәргә, ди, әллә ничә елдан бирле җыйган акчасы бар икән, аны чәчүенә, ди, кәфенлеге күптән хәзер икән. Г.Ибраһимов. Алар инде күптән хәзер: намазлык, чолгауларны күптән хәзерләп куйганнар. Г.Камал |