ХӘ’ЗЕР рәв. гар. 1) Шушы вакытта, шушы моментта, шушы арада. Аның күңелендә хәзер бер генә ачык уй-фикер дә, бер генә билгеле теләк-омтылыш та юк иде. Н.Фәттах. Ә менә хәзер, үзенә туп-туры атлаучы дин әһелен күреп, югалып калгандай булды. М.Кәбиров

2) Әле генә, яңа гына, бая гына, күптән түгел. Рәхмәт, миңа ясамагыз, эчәсем килми, хәзер генә эчтем. Г.Кутуй. Хәзер генә киттеләр әле, бәлки, куып җитә алырсыз. Ялкын

3) Тиздән, бик якын арада, бераздан. Хәзер, хәзер киләләр, диген, бар, акыллым. К.Тинчурин. Хәзер, әти, менә бу чиләкне генә тутырыйм да. М.Мәһдиев

4) Шушы моменттан, шушы моменттан алып. Ул Мостафинны штабка дәшеп кертә һәм, ризалыгын да сорап тормастан: – Сез хәзер штабның өлкән писаре, – ди. М.Шабаев. Шикләнмичә теләсә нинди сереңне чишә аласың хәзер, туганым. М.Әмирханов

5) Бүгенге көндә, әлеге вакытта. Мин хәзер шәкерт кеше, мәдрәсәгә йөрим. Г.Бәширов. Хәзер ул район үзәге түгел, һәм анда автобуслар йөрмидер, юллары да асфальт түгелдер, дип кисәттем. А.Тимергалин

6) Бик тиз, шундук, шул минутта, озак тормастан, капыл гына, кинәт. Юристка задание бирсәм, хәзер оештырыр! Т.Галиуллин. Безнең илдә шулай шул, артык киң күңелле булырга да ярамый, хәзер ыштансыз калдырып китәләр. Х.Ибраһим

7) сөйл. Иронияле җөмләләрдә инкяр итүне, каршы килүне куәтли. Хәзер, син исерек янына төште, ди!.. Түбәнсенде, ди!.. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә