ХӘЕРЧЕЛЕК и. 1) Ярлы тормыш, фәкыйрьлек, мохтаҗлык, бөлгенлек. Өйдәге күзгә бәреп торган хәерчелек салым инспекторының кәефен кырды. З.Мәхмүди. Иң матур тостны Гарифулла Нигъмәтуллин әйтте: – Күп нужалар, хәерчелек, ачлык күреп тә татарлыгын югалтмаган үзебезнең татар халкы өчен тәкъдим итәм мин бу тостны. З.Зәйнуллин

2) Кияргә кием, ашарга ризык булмау; тормыш кирәк-яраклары җитешмәү, ачлык, юклык, мескенлек. Ачлыктан, хәерчелектән үлүчеләр дә күп була. Л.Хәмидуллин. Өс-башы иске, хәерчелеге баштан ашканлыгы әллә каян күренеп тора. М.Хәсәнов

3) Материаль ягы начар булу, артта калганлык, мохтаҗлык (ил, республика, өлкә һ.б.ш. тур.). Илгә килгән сугыш афәтләре һәм сугыштан соңгы ачлык, хәерчелек елларында бик авыр хәлгә калган чакларым да булмады түгел, булды. Г.Галиева. Чикнең теге ягында – ачлык, изү, изелү, золым, хокуксызлык, хәерчелек. В.Юныс

4) күч. Рухи ярлылык; күңел байлыгы, рух байлыгы булмау, гамьсезлек. Шуңа кадәр хөкүмәтебез чаралар күрмәсә, кешеләр рухын хәерчелек көтә. И.Юзеев. Күңел хәерчелеге бүләкме, җәзамы – миңа, мәсәлән, мәгълүм түгел. З.Хәким

◊ Хәерчелек басу Хәерчелек көчәю, хәерчелек таралу. Әмма дөньялар инде тыныч түгел иде, илне, авылны хәерчелек басты, кешеләр явызланганнан-явызлана бардылар, дин онытылды, муллаларның сүзе кирәксезгә чыга башлады. Ф.Бәйрәмова. Хәерчелеккә бату к. хәерчелеккә калу. Хәерчелеккә баткан, күз яшьләренә чыланган, аһ-зар белән тулган ил елый. А.Алиш. Хакимият вертикале булсын дип көрәштек тә чынлыкта менә ниләр алдык: түләнмәгән эш хаклары, тарифлар арту, инфляция һәм дә, төбәкләр хәерчелеккә батып ятканда, финансларны Мәскәүгә суыртуны... Р.Юныс. Хәерчелеккә калу Бөлгенлеккә төшү, материаль яктан авырлыклар кичерү. Кем әйтеп кем ышаныр: кибеттәге өч тиенлек малай башың белән, бөтен дөнья хәерчелеккә калганда, баедың да киттең. К.Тинчурин. Хәерчелеккә төшерү Ярлыландыру, материаль хәлен, яшәү шартларын начарайту. Соңгы ун-унике ел буе барган ирекле базарга күчү дә халыкның бик зур өлешен моңа кадәр булмаган хәерчелеккә төшерде. Р.Зарипов. Хәерчелеккә төшү к. хәерчелеккә калу. Соңгы орышта болар хәерчелеккә төшкәнче, анадан тума калганчы сугышканнар, беренчеләре яланаякка чабата киеп, икенчеләре шәрә тәнгә галстук тагып торып калган... А.Тимергалин. Хикмәт хаҗи бөлә, хәерчелеккә төшә, бер башкорт өендә үлә. Р.Рахман. Хәерчелек сазлыгына бату к. хәерчелеккә калу. Тормышыбыз менә арулана, менә арулана дип, өмет йолдызына күз текәгән халык көннән-көн хәерчелек сазлыгына бата бара. Н.Әхмәдиев. Хәерчелек сөрү Хәерче хәлендә булу, юклыкта яшәү, матди ягы җитеш булмау. Шагыйрьләрнең язмышлары шулмы – Яшим җирдә хәерчелек сөреп. Фирдәүсиләр шулай китеп барган, Китаплары калган ядкәргә! Ф.Яхин. Хәерчелектә калу к. хәерчелеккә калу. Юк, аңа гына түгел, бар авылның минем кебек чарасызлыкта калуына, рухи, матди хәерчелектә калып, шуннан чыга алмавына йөрәгем күбрәк әрни минем. Н.Гариф. Хәерчелектә калдыру к. хәерчелеккә төшерү. --- әйтеп бетергесез катлаулы дини-мифологик системалардан, хорафатлардан тулысынча баш тартып, «большевистик тәрбия» ил-җәмгыятьне, бигрәк тә яшьләрне рухи яктан хәерчелектә калдырды, коточкыч упкын алдына китереп терәде! Ф.Урманче. Цивилизацияле капиталистик (онытмыйк, нигез сүз – «капитал») мөнәсәбәтләр булмау сәбәпле, «кыргый базар» күпчелек хезмәт ияләрен хәерчелектә калдырды; азсанлы бер төркем фантастик байлыкларны кулга төшерде, күпләр фәкыйрьлекнең чигенә терәлде. Р.Фәйзуллин. Хәерчелектән баш чыкмау Мантый алмау, бик озак хәерче хәлендә булу, мохтаҗлык кичерү. Шул җимереләм-җимереләм дип торган өйгә кайтачак, рәтле-башлы эш табуы икеле, көн ярымга тиен ярым өчен йөрер селкенеп, хәерчелектән башы чыкмас, я эчкечелеккә бирелер, я тагын берәр юләрлек эшләп, кире монда килеп эләгер. К.Кара. Хәзер менә хәерчелектән баш чыкмый. Р.Габделхакова. Хәерчелектән чыгу Матди хәлен яхшырту, яхшырак яшәп китү, мохтаҗлык кичерми башлау. Ләкин анасы ярдәмендә Тимучин акрынлап хәерчелектән чыга. Р.Батулла. Татар нефте акча булып тоташтан агып торганда да ил хәерчелектән чыга алмады. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә