ХӘЕРЧЕЛӘНҮ ф. 1) Хәерчелеккә төшү, хәерчегә әйләнү, фәкыйрьләнү, мохтаҗлыкка төшү, бөлгенлеккә төшү. Кемнәрдер хәерчеләнде, хәтта ачлыктан-мохтаҗлыктан Ходай хозурына китеп барды, ә кемнәрдер... череп баеды. Ә.Рәшит. Ил мөлкәтен дөрес бүлмәделәр: кемдер баеды, кемдер хәерчеләнде. З.Хәким 2) Хәерчегә сабышып сорану, хәерче төсле гел нидер сорау. [Гали хәзрәт] зур биналар салды, хәерчеләнеп акча җыйды, Истанбул, Мисыр күргән яңа тип мөгаллимнәр китертте. Г.Ибраһимов. Республикабыз бик баеды бит, юбилейга дигәндә – хәерчеләнәбез, идарәбез хәерче кебек соранып йөрергә, теләнергә мәҗбүр була. Х.Туфан 3) Рухи яктан ярлылану, бушау, рухи кыйммәтләрне югалту. Рухи экология – матди байлык бәрабәренә күңелләрнең хәерчеләнүе мәсьәләсе язучының «Танкист» повестенда гаять калку итеп гәүдәләндерелә. Кызыл таң. Әнине озаткач, рухи яктан хәерчеләнеп, бушап калдым. Шәһри Казан 4) күч. хуплм. Саран кешегә карата «аңа карап кына байлыгың кимемәс», «булганы азаймас, бетмәс» дигән мәгънәдә әйтелә. – Бер-ике капчык бәрәңгең кимегәннән хәерчеләнмәссең, – ди икән теге хатын. Н.Харисова. Кысма инде, бер папирос белән генә хәерчеләнмәссең. З.Мәхмүди Хәерчеләнә бару Торган саен күбрәк хәерчеләнү. Яшәү рәвешебез елдан-ел рухи яктан хәерчеләнә бара төсле миңа. А.Хәсәнов. Әнә мине озатып килүче көтүчеләр дә авыр яшәүләренә, тормышларының көннән-көн хәерчеләнә баруына бик тә зарландылар. Н.Сәйяр Хәерчеләнә башлау Хәерчеләнү билгеләре сизелү, күренү. Көнбатышта кеше хәерчеләнә башласа, байларның керемнәрен фәкыйрьләргә бүлә торган салым механизмнарын эшкә җигәләр. Татарстан яшьләре Хәерчеләнә бирү Хәерчеләнүен дәвам итү. Әйдә, хәерчеләнә бирсеннәр, дип сөенергә кирәкми, чөнки алар белән бергә илнең моңарчы фәкыйрьлектә яшәгәннәренең дә хәле яманлана бара. Татарстан яшьләре Хәерчеләнә төшү Бераз хәерчеләнү; тагын да хәерчеләнү. Хәерчеләнә төшкәнбез: агымдагы елның 11 аенда очын очка ялгап баручылар саны 10 процентка арткан. Әлмәт таңнары Хәерчеләнеп алу Бер арада, кыска вакытка хәерчеләнү. Бер генә нәрсә тынычландыра: 1998 елгы кризис чорында да ил халкы күзгә күренеп хәерчеләнеп алган. Татарстан яшьләре Хәерчеләнеп бетү Тәмам, бик нык хәерчеләнү. Әңгәмәне тәмамлар алдыннан Беренче аталарча җылылык белән сорап куйды: – Акчаң җитәме? Хәерчеләнеп бетмәдегезме? Р.Мирхәйдәров Хәерчеләнеп йөрү Әле, хәзерге моментта хәерчеләнгән хәлдә булу; озак вакыт дәвамында хәерче хәлдә булу. Без дә кешедән сорап алган, хәерчеләнеп йөргән юк. Р.Камал Хәерчеләнеп калу Нинди дә булса вакыйгадан, хәлдән, вакыттан соң хәерчеләнү. Әмма түбәсез хәлендә хәерчеләнеп калган туган йорты аны кертергә теләмәде. Ф.Яхин. Төбәкләрдәге кече эшмәкәрлек тә хәерчеләнеп калган сатып алучылар аркасында аяк сузачак. Туган як Хәерчеләнеп яту сөйл. Әле, хәзерге вакытта хәерчеләнгән булу; озак вакыт дәвамында хәерче хәлендә булу. Кеше череп баеганда, череп, хәерчеләнеп ятар өчен, төннәр буе йокы күрмичә каләм тирбәтүне мин фәкать кояш баеганнан соң сайрарга тотынган сандугач моңына гына алмаштыра аламдыр шикелле. Ә.Гаффар |