ХӘЕРЧЕЛӘНДЕРҮ ф. Хәерче хәленә китерү, бөлгенлеккә төшерү. Шуның белән үзебезне рухи яктан да бөтенләй диярлек хәерчеләндергәнбез. И.Әмирхан. Халыкның күпчелек өлешен без бик нык хәерчеләндердек шул. Р.Вәлиев Хәерчеләндерә бару Торган саен күбрәк хәерчеләндерү. Анадолу игенчесенең үз җиреннән алган барлы-юклы уңышын аз гына файда белән булса да сатарлык мөмкинлеге булмау, шулай ук юлларның төзексезлеге халыкны торган саен хәерчеләндерә бара. М.Галәү Хәерчеләндереп бетерү Тәмам хәерчеләндерү |