ХӘЕРЧЕ и. 1. 1) Бик ярлы, фәкыйрь, мохтаҗ кеше. Мөрәле Сәләхи малае бит ул, мир көтүен көткән хәерче бит ул! М.Мәһдиев. Рөстәмбәкнең ярсуы язгы ташу сыман әле һаман басылмаган иде, кабат кубып сүгенүен белде: – Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ул ямаулык сорар, дигән атай-бабай. В.Имамов 2) к. теләнче. Мин бала чакта безгә көненә әллә ничә хәерче кереп әйләнә иде. Ш.Галиев. Хәерче чыгып киткәч, Таңсылу хикмәтле йолдызны кулына алса, ни күрсен – йолдыз нур сибеп янудан туктаган. Ф.Яруллин 3) Байлар белән чагыштырганда, бик гади тормышта яшәүче, хезмәт хакын иң кирәк ихтыяҗларга гына тотып, тыйнак тормыш алып баручы кеше. Җәмгыять икегә – байларга һәм хәерчеләргә бүленде. З.Мәхмүди. Дус-иштән дә әҗәткә җыеп булмый – бар танышлары шул: сәнгать тирәсендә кайнашучы хәерчеләр. И.Сираҗи 4) сөйл. Материаль ягы мактанырлык булмаган, гади тормышта яшәгән кешене кимсетеп тиргәү сүзе буларак кулланыла. Ах, син, урам тастымалы, себерке, хәерче, исән чакта югал күземнән! К.Тинчурин. Кара син аны, кешене туктатып торган була тагы, хәерче! М.Галәү 2. с. мәгъ. 1) Теләнеп йөри, садака исәбенә яши торган. Шул ук көйне әкиятче Сираҗи уйный, хәерче малай да шуны җырлый, каз өмәсендә дә кабатлана, сугышка чыгып китүче солдатлар да шул көйгә иңриләр. Р.Батулла. Юл буенда, имчәк баласын кочаклап, сәләмә киемле хәерче хатын утыра. Р.Габделхакова 2) Ярлы, авыр, материаль яктан кыенлык кичергән. Сугыштан соңгы авыр, хәерче елларда авыл тирәләрендә яхшы, нәселле атлар, айгырлар бик аз иде. А.Хәсәнов. – Һай, бигрәк хәерче дә заманга туры килде безнең яшьлек! – дип искә ала иде үткәннәрне Маратның әнисе. Д.Гыйсметдин 3) Начар, ярлы, сәләмә, иске, заманча булмаган, башкаларныкыннан сыйфаты һ.б. белән аерылып торган. – Районга нишләп бу хәерче киемнән барырга тиеш әле мин! – дип сукранды ул үзалдына. З.Хөснияр 3. рәв. мәгъ. Начар, ярлы, материаль яктан кыенлыкта. Заманча яши авыл, тик хәерче яши. З.Мәхмүди. Алар бик хәерче киенгәннәр. Г.Каюмов ◊ Хәерче бет(е) «Син беркем дә түгел», «синең фикереңне беркем дә сорамый» дигән мәгънәдә, кимсетеп, кешегә санамыйча, дәрәҗәсен төшереп әйтелә. Нух Галләмнең иләмсез каты кулы Солтанның муен тамырына кагылып ала: – Тик кенә утыр, хәерче бете! Г.Ахунов. Нәрсә кыланасың инде, хәерче бет! Н.Гыйматдинова. Хәерче көненә калу Тәмам бөлү, зур мохтаҗлыкка дучар булу. Туганнарым хәерче көненә калып, көтүгә ялланганнар, дип хафаланма. А.Хәлим. Чыгырдан чыгарырлык кайгы-хәсрәт күзалланмады, чәчләрне йолыккаларлык авыр югалтуларга тарымады, булганыннан колак кагып, хәерче көненә калып, тормыш төбенә төшмәде яисә кичермәс гөнаһлар кылмады, дүрт саны төгәл, сау-сәламәт. К.Кара. Хәерче танау Материаль хәле әллә ни мактанырлык булмаган, үзеннән күпкә ярлырак кешегә карата кимсетеп, яратмыйча әйтелә. – Мәгънәсез ахмак! Хәерче танау! Әдәм рәтле каршы ала да белми, имансыз! – дип сукранды моңарчы түзеп торган Кысык Минҗан. Г.Ахунов. Хәерче танау! Гарифҗанга нигә кагылдың? Н.Яһудин |