ХӘЕРХАҺЛЫ’К ИТҮ ф. Уңай мөнәсәбәттә булу, теләктәш булу, яхшы күреп хуплау. Аның кулы куелган документларны күрсәләр, милли кадрның үтенечләренә колак салмау мөмкин түгел, дигәндәй, югарыдагы түрәләр хәерхаһлык итәләрдер? Ф.Яхин. Мәрхүм Шакир әфәнде гүзәл әхлаклы вә хәлим табигатьле булып, башкаларга файда тидерү вә һәркемгә хәерхаһлык итүдән ләззәт ала. Гасырлар авазы |