ХӘЕРХАҺ с. фар. 1. Теләктәш; эш-гамәлләрен, фикерләрен хуплый, карашларын яклый торган; игелекле, шәфкатьле, ярдәмчел. Ул немецларның үзенә хәерхаһ карашларын сизде, үзен иркен тотты. Х.Камалов. Ләкин зиндан сакчылары да тоташ залимнәрдән генә тормый икән, алар арасында гыйсъянчы хәзрәткә хәерхаһ кешеләр табылмый калмады. В.Имамов

2. рәв. мәгъ. Хуплап, аңлап, ышанып; яхшы, уңай. Үзенә хәерхаһ карамаган кешеләргә дә ачу тота белмәве ярдәм иткәндер, күрәсең. Х.Камалов. Ләкин, хафалануы юкка булды: аңа власть әһелләре хәерхаһ карады, ни эшләсәң дә ихтыярың, тик бу боланы тизрәк буып ташла, дигәнрәк теләк белдерделәр. З.Мурсиев

3. хәб. функ. «Яхшы, уңай мөнәсәбәттә», «уңай карыйм» дигән мәгънәдә. Шулай итеп, мин ике иптәшнең дә иҗатына хәерхаһ. Р.Миңнуллин. Ә без үз чиратыбызда һәр конструктив тәкъдимгә, һәр эшкә хәерхаһ. Р.Зәйдулла

4. и. мәгъ. Башкаларга карата уңай мөнәсәбәттә булган, яхшылык теләгән, теләктәш кеше. Ләкин хәзерге рус хәятында зур урын тоткан төрле сәяси партияләрнең, әлбәттә, мөселман съездында да хәерхаһлары, дустлары, фикердәшләре, әгъзалары булды. Г.Исхакый. Икесенең чырайларында хәерхаһлар нуры бар. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә