ХӘЕР-ФАТИХА җый. и. гар. 1) Яхшы теләкләр. Кояшлары яңа гына чыкканнарга бездән хәер-фатиха! Ә.Еники. – Изге хәер-фатихаң өчен рәхмәт, Фатыйма апа, Аллаһы Тәгалә сиңа да ике дөнья рәхәтен бирсен! – диде Кадерниса. Р.Сафин

2) Фатиха, рөхсәт, ризалык; хуплау сүзләре. Үзебезнең Хәлиуллага кияүгә чыгарга хәер-фатихаңны бирсәң, миңа шул җиткән! В.Нуруллин. Кечкенә Илдарны күтәреп, Хәким абый белән Мәүлидә апа янына да кереп чыктылар, аларның хәер-фатихасын алдылар. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә