ХӘЕРСЕЗ с. 1. 1) Уңышсыз, яхшы ягы булмаган, уңай нәтиҗәгә китермәгән, әйбәт тәмамланмаган, начар. Әллә нинди хәерсез көн булды бүген. З.Мурсиев. Зиннәт үз ихтыяры белән гомерендә дә аяк атламас иде бу хәерсез почмакка, әнә шул сер тартып китерде, ахры, аны монда. Г.Гыйльманов 2) Юньсез, тискәре сыйфатлы, әшәке, начар (яратмыйча, өнәмичә, ачуланып әйткәндә кулланыла). Тәрәзә төбендә бөрешеп утырган теге хәерсез егет кабат күз алдына килеп басты, аның керделе-чыктылы сүзләре искә төште. Р.Габделхакова. Шушы авыр заманда да авылдашларын талап яткан бит, хәерсез бәндә! Ф.Баттал 2. и. мәгъ. сөйл. Ачулану, сукрану сүзе буларак кулланыла: юньсез кеше. Хәерсезне юкка көттем. Г.Ибраһимов. Төнге юллар я бик изге кешене, я бик хәерсезне йөртә шул. Т.Галиуллин 3. рәв. мәгъ. Уңышсыз рәвештә, начар, яман. Минем дә иртәдән хәерсез башланган көнем кичкә кадәр шулай дәвам итте. З.Зәйнуллин. Әмма, моның ахыры хәерсез бетәргә мөмкин, дигән гасабилы халәт, пошынулы уйлар аны бимазалап, юл буена озата барды. Р.Кәрами |