ХӘЕР-САДАКА җый. и. гар. Хәер итеп, садака итеп бирелгән һәртөрле акча. Күрше хакы дип, кайчандыр ат биреп торып кылган яхшылыкларын истә тотып, һичкайчан да хәер-садакасыннан калдырмады. М.Хәсәнов. Ил-көн, каралар элеккечә изгеләрне олылый башласалар, яңадан хәер-садака, корбан бирә башласалар, югарыдагыларның күңеле йомшар, җиргә, Акланга бернинди бәла-каза, куркыныч янамас, ди. Н.Фәттах // Хәер итеп бирелгән әйбер, ризык. Бу хәер-садака сыныклары Әбүзәрнең тамак төбенә таш булып тыгыла, ул аларны суга манчып та йота алмый иде. Г.Әпсәләмов |