ХӘЕРЛЕ с. 1. Яхшы, файдалы; уңышлы. Вә Хак Тәгалә һәр эшеңне хәерле итә, сиңа яхшылык бирә, морадыңа ирешерсең, иншалла. Г.Бәйрәмова. Һөҗүмнең ахыры хәерле бетмәде. А.Нәҗми

2. хәб. функ. Яхшы, кулай; кирәк, тиеш. – Тик тор, унҗиде яшьлекне бирмисең, бу эшне тиз тоту хәерле, дип кырт кисә карт. Г.Гомәр. Аның өчен кеше күзеннән ерактарак булу хәерле. В.Нуруллин

Хәерле(гә) булсын Берәр эш-хәлне яхшыга юраганда, нәрсәнең дә булса яхшы, матур, тыныч үтүен теләгәндә әйтелә. – Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер, – дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте. М.Мәһдиев. Ходайның рәхмәте, яр буенда алардан башка берәү дә юк икән бит, хәерлегә булсын. В.Имамов. Хәерлегә түгел Ахыры яхшы бетмәс дип уйлап, борчылып, кисәтеп, шикләнеп әйтү. Җирдән ераклаша, читләшә бару хәерлегә түгел ул, улым. А.Вергазов. Мондый җилкенүләрнең ахыры, гадәттә, хәерлегә түгел. З.Хөснияр. Хәерле иртә Иртәнге якта сәлам бирү, сәламләү сүзе буларак кулланыла. Хәерле иртә, йокылар тәмле булдымы йомшак түшәктә? Г.Каюмов. Хәерле каза булсын Нинди дә булса бәла-каза, күңелсез хәл, югалтудан соң, «башка булмасын», «ахыры шул булсын» мәгънәсендә әйтелә торган теләк. Ул моның өчен бик кайгырмады, хәерле каза булсын, диде дә, сыерын сатып, тагын ат алды. Г.Толымбай. Ләкин карт моңа әллә ни кайгырмый, бу өч үлемне бергә бәйләүче Ходайның бер могҗизасы булгандыр, хәерле каза булсын, ди. Ф.Тарханова. Хәерле көн Көндез сәлам бирү, сәламләү сүзе буларак кулланыла. Сәламлиләр якты тәрәзәләр, Гөлләр кебек матур балалар. «Хәерле көн! Исәнмесез!» диеп, Ишектән үк каршы алалар. К.Булатова. Хәерле көн! Минем исемем Азамат. З.Хәким. Хәерле кулдан «Кулы җиңел булсын», «моннан соң да әйбәт сатылсын» дип теләү. Сатканда-алганда: «хәерле кулдан»; каз өмәсеннән киткәндә: «казларыгыз икенче елга да күп булсын»; байлыгын югалткан кешегә: «кайгырмагыз маллар өчен, баш сау булса, табарбыз» --- диелә. Р.Абдуллина. Хәерле сәгатьтә Юлга чыкканда яки берәр эш башлаганда, аның уңышлы булуын теләп әйтелә торган теләк. Монысы ярый, хәерле сәгатьтә булсын, тик Толбайга зур торак пункт, район үзәге кирәкмәс иде, андый җирдә полициясе-ние була, бәладән башаяк. З.Мурсиев. Ярты көнне ничек кирәк алай этеп-төртеп уздыргач, Фаягөл, «хәерле сәгатьтә» дия-дия, урамга чыкты. А.Әхмәтгалиева. Хәерле йокы Тыныч йокы, тыныч төн, матур төшләр теләп әйтелә. Мин килергә булдым; ул минем кулымны кат-кат кысып, хәерле йокы теләп озатып калды. Ә.Еники. Хәерле сәфәр к. хәерле юл. Хәерле сәфәр, Солтангир абый, исән-сау йөреп кайтыгыз. Р.Кәрами. Хәерле сәфәр, дип мыгырданды Нурихан. Н.Гыйматдинова. Хәерле төн 1) Төнлә күрешкән кешеләрнең бер-берсен сәламләве буларак кулланыла. Тегеләр янәшәсенә килеп туктауга: Хәерле төн! дип кәефле генә сәлам бирде. Б.Камалов. Икенче көнне егет аны машинасы белән Достоевский тукталышыннан бераз китүгә үк куып җитте һәм «Жигули»ен туктатты да, ишеген ачып: Хәерле төн, кыргый кызый! дип елмайды. Ә.Сафиуллин; 2) Төнлә саубуллашу сүзе буларак һәм тыныч йокы, тыныч төн теләп әйтелә. – Хәерле төн! диде Сәгыйть, саубуллашып. Н.Фәттах. – Хәерле төннәр! Иртәгә очрашканчыга кадәр, диде әзмәвер, ишекне ныклап япканда һәм, икенче бер юлчыны ияртеп, ары китте. Ф.Җамалетдинова. Хәерле юл Юлга чыкканда әйтелә торган теләк. Ике дистәгә якын олауга капчыклар төялеп беткәч, Хәнәфи аларны тагын бер кат санап чыкты да, кечкенә блокнотына билге ясап, кулын күтәрде: – Хәерле юл, егетләр. Г.Әпсәләмов. Иреннәр башкача сөйлиләр: – Хәерле юл сиңа, егетем! Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә