ХӘЕ’Р и. гар. 1. 1) Яхшылык, изгелек, игелек, файда. «Шәфкатьле бул, улым», – дип, бала күңеленә изгелек орлыклары салу – хәернең тагын да зуррагы икән. Н.Гариф

2) сөйл. Садака. – Башкорт йортына килеп, мәчеткә садака бирүегезгә бик тә рәхмәт, – дип догалар укып, хәернең бирелү суммасын бер биткә теркәп куйды. Ф.Сафин. Бу тирәдә шушылай итеп йөрүче бердәнбер татар әбие булгач, бөтен татар хәерне аңа бирергә тырыша. М.Кәбиров

2. хәб. функ. Яхшы, ярыйсы, хәерле. Илдарханны үзебез исән чакта башлы-күзле итү хәер иде лә. М.Хуҗин. Аның белән ике арадагы тезгенне уяу тоту хәер. В.Имамов

Хәере белән Алда буласы эш-хәлне көткәндә, аның уңышлы, файдалы булуын теләүне белдерә. Дөньялар тынычлануга, хәере белән исән-сау әйләнеп кайтуга булсын инде. Г.Бәширов. Хәере белән йөреп кайтсын синең тәвәккәл картың. А.Гыйләҗев. Хәерен күр(ергә булсын) Нинди дә булса яңа әйбер турында, «файдасын күрергә булсын», «яхшы булсын» дигән мәгънәдә әйтелә торган теләк. Спорт мәйданчыгы шушы җирлектә яшәүчеләр өчен төзелгән бит ул, хәерен күрергә булсын. Туган як. Хәер эстәү Садака, акча сорау, теләнү. Юлыгу дигәнебез әлеге шул хәер эстәгәндә булды инде. В.Нуруллин. Алар йорты-каралтысы янып беткәч хәер эстәп чыккан сукбайга тиң. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә