ХӘДИС и. гар. дини 1) Мөхәммәд пәйгамбәрнең төрле сүзләрен һәм гамәлләрен яки аның нинди дә булса вакыйгага мөнәсәбәтен белдергән хәбәр. Рәсүлебез үзенең бер хәдисендә дә: «Дин – ул җиңеллек», – дип әйткән бит. Р.Вәлиев. Дөнья малы кызыктырса, Пәйгамбәрнең шушы хәдисләрен күздән кичерәсең. Н.Гыйматдинова

2) Шуларны өйрәнә торган фән. Хәдистән имтихан бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә