ХӘВЕФЛЕ с. 1) Куркыныч, борчулы, шөбһәле; күңелгә курку, борчу, шом сала торган. Аннан тыш, клуб башына эленгән кара тәлинкәдән хәвефле хәбәрләр ишетелеп кенә тора. З.Зәйнуллин. Эш ничек кенә авыр, хәвефле булмасын, Нияз өчен зур куаныч бар. Д.Каюмова

2) Хәтәр, бәла-каза, бәхетсезлек китерә торган. Ләкин, кемнәрнең организмында тыныч рәхәтлектән бизеп хәвефле көрәшкә ташлану дәрте көчлерәк булган, ахыр чиктә дөнья йөзендә шуларның нәселе калган. З.Мифтахов. Шушы сукыр ышану булмаса, кем үз улын хәвефле юлга озатыр иде икән соң? З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә