ХӘВЕФЛӘНҮ ф. Курку, бик нык борчылу, кайгыру, шикләнү. Ә менә күңелне бернишләтеп булмый, хәвефләнә. В.Нуруллин. Хәер, жәлләүдән дә бигрәк, малайның киләчәген уйлап хәвефләнү аны тимер кыскычтай кыса. Р.Мулланурова Хәвефләнә башлау Хәвефләнергә тотыну. Утын кимегәнне күреп хәвефләнә башлаган карчыкны юатыр өчен, үткән якшәмбедә, ял көнне, Миңнурый белән Мәүлия, үрәчәле чәнәшкәгә җигелеп урманга барып, түбәләмә итеп өеп каен ботаклары алып кайттылар. Я.Зәнкиев. Инде газиз җаным өчен хәвефләнә башладым: «Мә, алыгыз!» – дидем дә мин, граната ташладым. Р.Тимершин Хәвефләнеп алу Кыска вакыт арасында хәвефләнү, аз гына хәвефләнү Хәвефләнеп бетү Тәмам хәвефләнү, бик нык хәвефләнү. Абыйсы әйткән сүзләрне уйлап хәвефләнеп бетте Әнисә. Туган як Хәвефләнеп йөрү Озак вакыт дәвамында хәвефләнү; әле, хәзер хәвефләнү. Ә бит Фәләх, «кызый»ны да болай гына калдырмаганнардыр, аны ире я бик шәпләп яргандыр яки бөтенләй аерылышканнардыр ук дип, хәвефләнеп йөргән иде. В.Нуруллин Хәвефләнеп кую Бераз яки сирәк кенә хәвефләнү. Улының борчулы йөзен күреп, ана үзе дә хәвефләнеп куйды. Р.Ишморатова Хәвефләнеп тору Хәвефләнгән хәлдә булу. Шулай ни уйларга белмичә хәвефләнеп торган чакта, ниһаять, егетебездән хат килеп төште. Ә.Еники. Салкын тимәгәе дип хәвефләнеп торырга аның вакыты юк. Ф.Хөсни |