ХӘВЕФ и. гар. 1) Курку, шик, шөбһә, шом, борчу. Картның ябык йөзендә ниндидер зур бәла барлыгын белгерткән хәвеф ярылып ята иде. А.Вергазов. Солтанъярның күңелен бераз хәвеф борчыса да, каршы килә алмады. З.Мурсиев

2) Бәла, бәла-каза, бәхетсезлек. Кунакларны сыйлау белән мәш килгән Фәнисә хәвеф якынлашканын сизмәде дә. Г.Бәйрәмова. Яшь чагында без синең белән мәчет юлын таптамасак та, укыган догаларыбыз гап-гади такмазадан узмаса да, инде сугыш ачылып илдә хәвеф башлангач, Аллаһы Тәгаләне ешрак искә төшердем шул мин, кем, Сөләйман яшьти. Д.Салихов

Хәвеф астына кую Куркыныч астына кую. Шулай итеп, Аллаһка буйсынырга яраклы итеп барлыкка китерелгән бөтен әгъзаларын, организмын да хәвеф астына куя, харап итә. Ф.Бәйрәмова. Үз тормышларын зур хәвеф астына куеп, бу шәхес турында тик ишетеп, кайсыберләре, бәлки, күреп кенә белгән бөтенләй башка авыл кешеләре эшләгән бу изгелекне. Р.Зарипов. Хәвеф астында Куркыныч астында. Сугыш башлангач, изүче белән изелүче, кулларына корал тотып, немец яуларына каршы китте, әмма, алар икесе дә гел бер уйда, гел бер теләктә, бер үк хәвеф астында иде, дип расларга мөмкинме соң? Т.Әйди. Автор үлем картиналарын биргәндә үзенә карата рәхимсез, ул конфетланмый, сугышта солдат та, командир да бер үк хәвеф астында икәнен күрсәтә. М.Мәһдиев. Хәвефкә салу 1) Куркуга, борчуга, шөбһәгә төшерү. Билгеле, ишан хәзрәтләренең игъланын алар да ишетәләр, һәм, билгеле инде, бу хәбәр аларны шактый хәвефкә сала. Ә.Еники. Шул ук вакытта аның күпләрне аптырашта калдырган, хәвефкә салган сәер яклары да бар иде. Т.Галиуллин; 2) Бәхетсезлек, уңышсызлык китерү. Әмма, «без өйләнгәч, төн кыскарды» дигәндәй, инде хөкүмәт бюджет проекты эшләргә өйрәнеп беткәч кенә, бөтен Җир шарын хәвефкә салып, икътисад гарасаты – дөньякүләм кризис пәйда булды, һәм ул безнең илне дә читләтеп үтмәде. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә