ХӘБЕ’С ИТҮ ф. Кулга алу, тоткын итү. Аннан Рум падишаһы аны хәбес итте. Ф.Яхин // Бикләп тоту, ябып кую, иректән мәхрүм итү. Болар хатыннарының гыйффәтләренә ышанмайлар, аларны хәбес итәләр вә өстләреннән бер сакчы куялар. Г.Бубый . Бу көннең гүзәл бер гадәте бар: тотылган, хәбес ителгән кошлар, залим кошчыларының читлекләреннән алынып, сөеклеләренә кавышырга очарлар. Э.Нигъмәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә