ХӘБЕС и. гар. иск. Бик, ябып тотылу, тоткынлык. Бик зур бәла чыккан анда: дустымның атасы белән энесен хәбескә ябып куйганнар. Т.Әйди. Гарәпләр арасында барган шушы башбаштаклыкны ислам халкы бик авыр кичерде, шушы рәвешле ике ел диярлек хәбестә (тоткынлыкта) яшәгән төсле тордылар. Ф.Яхин |