ХӘБӘРЧЕ и. 1) Хәбәр бирүче, хәбәр китерүче, яңалык әйтүче, хәбәр җиткереп торучы. Җимшәннәр Мәргән белән 4 5 егетләрен җибәрделәр: алар ике арада хәбәрче булырга тиешләр иде. И.Хуҗин. Әнә шунда ишектә сенат хәбәрчесе пәйда була. М.Хәбибуллин

2) Армиядә һәртөрле хәбәр, мәгълүмат йөртүче. Хөкем башланганнан бирле --- гаскәри хәбәрчеләрнең авылларга, заводларга, казармаларга чәчелгән зурлы-кечкенәле оешмаларыннан туктаусыз кәгазьләр, карарлар ява. Г.Ибраһимов

3) Вакытлы матбугатка, радио, телевидениегә һ.б.ш. хәбәр, мәгълүмат әзерләүче, җибәреп торучы хезмәткәр, корреспондент. Муса Җәлилне «Кызыл Татарстан»ның махсус хәбәрчесе итеп фронтка җибәрү турында Фадеевның Главпур белән сөйләшүен дә көтмичә, шагыйрь, үзе теләп, фронтка китеп барган иде. Г.Әпсәләмов. Элегрәк, мин гәзиттә эшли генә башлаганда, актив хәбәрчеләрне өч ай саен редакциягә, тыйнак кына чәй табынына җыя торганнар иде. З.Мифтахов

4) күч. шигъ. Булачак вакыйга, хәл һ.б. турында алдан белдерә, сиздереп тора торган билге, ым, күренеш. Ә менә безнең көннәрдә шундыйрак хәлләр шул: яз хәбәрчеләре – көтеп алган кунакларыбыз – туган якларына елдан-ел азрак әйләнеп кайта. А.Хәсәнов. Барабан тавышы һәм учак – шул зәхмәт туеның иң беренче һәм иң шомлы хәбәрчеләре иде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә