ХӘБӘРСЕЗ рәв. 1. 1) Үзе турында белдермичә, хәбәр җибәрмичә, хат язмыйча. Бервакыт таң алдыннан бай бернинди хәбәрсез Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтып төште. М.Галәү. Алты ел хәбәрсез югалып тордың. Р.Мулланурова

2) Бернәрсә дә уйламыйча, белмичә, кайгысыз. Җүнле карт булса, шушы көнгә хәтле хәбәрсез яшәр идеме ул? Р.Сәгъди. Алар йорт хуҗасының шикле эшен фаш итәргә йөриләр, кызчык бер хәбәрсез йоклап ята торгандыр. Ф.Сафин // Кемнән дә булса хәбәр алмыйча. Яудан соң бераз тынычланды бугай, хәбәрсез яшәп ята, ул-бу ишетелми, хәтта аны яу хәрәкәте дә борчымый бугай. М.Хәбибуллин. Ул беркавым хәбәрсез торды бит. Р.Кәрами

2. с. мәгъ. 1) Нәрсәне дә булса белми торган, белмәгән. Мәктәптә алман телен җирән немец өйрәтә башлагач, аның бу якларга ничек килеп эләгүе, кем булуы турында хәбәрсез укучы балалар фашизмга нәфрәтләрен җирән Конрадка күчерәләр. Т.Галиуллин. Белгечләрдән әлеге технологияне кат-кат сөйләтсәк тә, геология һәм минералогия өлкәсеннән хәбәрсез кеше буларак, шунысын гына аңладым: вагонеткаларга төялгән руда шахтадан казылмаларны баету фабрикасына килеп эләгә. Сөембикә

2) Мәгълүматсыз, белемсез. Ул шул яшькә җитеп, хатын-кыздан һич берәү белән мөнәсәбәттә булганы юк, бу бабта үзен бөтенләй чит, хәбәрсез саный иде, шуңар күрә Җиһангирларның сүзенә катышмады. Г.Ибраһимов. Безнең укучы исә халык шигыренә күнеккән, ул классик шигырь хасиятеннән хәбәрсез, аның колагына безнең иске шигырь ритмны бозу булып тоела. Н.Хисамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә