ХӘБӘРЛӘШҮ ф. 1) Хәбәр алышу, хат язышып яисә телефон, Интернет аша хәл белешү, аралашу. Моны ул телефон аша да белешә алыр иде, тик чыбык аша хәбәрләшү бер хәл, ә кеше үзе килеп итагатьле генә үтенсә – монысы инде бөтенләй икенче эш. З.Мурсиев. Ул минем Ленинградта яшәүче апалар, әтинең сеңелләре белән элемтәдә, хәбәрләшеп, хатлар алышып тора. Т.Галиуллин

2) Сөйләшү, яңалыклар белән уртаклашу. Күрешеп, аралашып, хәбәрләшеп тордык. Р.Миңнуллин. Нишләсәк тә, бер-беребез белән хәбәрләшеп, киңәшеп эшлик. Ф.Сафин

Хәбәрләшә башлау Хәбәрләшергә тотыну. Без хат аша гына хәбәрләшә башладык. Х.Камалов. Аның белән Мәскәүнең иң зур генераллары хәбәрләшә башлады, киңәшләрен биреп, төзәткәләп тордылар. Ф.Бәйрәмова

Хәбәрләшеп алу Аз гына хәбәрләшү. – Тәк, эшнең болай торуы гаҗәп бит әле аның, – дип күңелсезләнде прокурорыбыз, соңгы хәлләр турында бер-ике сүз хәбәрләшеп алгач. Н.Акмал. Изге урынга килеп кергән шикелле, һичкем кычкырып сөйләшергә базнат итми, ым кагып кына исәнләшәләр, ярты тавышка гына, бер-ике сүз белән генә хәбәрләшеп алалар, теге яки бу портрет турында фикер әйтешәләр. З.Мурсиев

Хәбәрләшеп килү Билгеле бер вакыттан бирле хәбәрләшү. Без аның белән ике елдан артык хәбәрләшеп килдек тә, аннары аралар өзелде. Р.Вәлиева

Хәбәрләшеп тору Озак вакыт дәвамында хәбәрләшү, әле хәбәрләшү, даими хәбәрләшү. Хәбәрләшеп торырбыз, дип аерылышкан булсак та, ни өчендер Сарьяннан хат-хәбәр күренмәде. М.Шабаев. Ә татар авыллары үзара һәрчак хәбәрләшеп торган, өстәвенә алар арасында сәүдәгәрләр юлы өзелмәгән. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә