ХӘБӘРДАРЛЫК и. 1) Белемлелек, компетентлылык; күп мәгълүматлы, күп нәрсәдән хәбәрдар булу сыйфаты. Аны эшкәртү өчен генә дә, бер-ике ел гыйльми эзләнү һәм, иң мөһиме, күпкырлы хәбәрдарлыкка ия булу зарур. А.Тимергалин. Газинур Морат китапларын, үзен күреп белмәгән укучы укыса да, аның һәм фольклордан, һәм классик әдәбияттан, һәм заман эксперементлары белән мавыккан яшьләр иҗатыннан хәбәрдарлыгын тотып алачак. Р.Рахман

2) Иҗтимагый тормыштагы барлык вакыйгалар, яңалыклар турында халыкка, җәмәгатьчелеккә билгеле булу һәм бу хакта ачыктан-ачык, ирекле фикер алышу, сөйләшү мөмкинлеге; мәгълүмат иреге, ачыклык. Булсын безгә хәбәрдарлык, ирек, Безне беркем тыеп тормасын! Г.Афзал. Хәбәрдарлыкның, демократик җәмгыятькә таба йөз тотуыбызның бер бизәге түгелмени бу? Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә