ХӘБӘРДАР с. гар.-фар. 1. Берәр эш яки вакыйга турында белә торган, ишеткән, белгән; мәгълүматы булган. Аның бәхетенә, мыеклы агай шактый белдекле, хәбәрдар кеше булып чыкты. М.Хәсәнов. Һәм бар нәрсәдән дә хәбәрдар вәзир Камай кенәздән бер дә юкка гына курыкмый иде, әлбәттә. М.Хәбибуллин

2. хәб. функ. Таныш; нәрсәне дә булса белү, хәбәре булу. Дөнья хәлләре белән өстән генә булса да хәбәрдармы? А.Хәсәнов. Ул Баян батырның сәфәре турында да хәбәрдар булып чыкты, ике кулын сузып, үзе каршы килде. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә