ХӘБӘР и. гар. 1) Берәр нәрсә турында белгертү, булган вакыйгалар, яңалыклар белән таныштыру өчен әйтелгән, сөйләнгән яки язылган сүз; мәгълүмат, белешмә. Хәбәр артыннан хәбәр берсе икенчесеннән куркынычрак. М.Мәһдиев. Бер атнадан янә, солтан килә, дигән хәбәр таралды. В.Имамов

2) Вакытлы матбугатта басылган мәкалә, корреспонденция. Интервью басылып чыкты, шуннан соң ул мине чит итмәде, очраганда эш, тормыш, газетабыздагы хәбәрләр турында сөйләшә торган булып китте. А.Гыйләҗев. Бу заманда газета-журналлардагы хәбәрләргә ышанып та булмый, кайберләренә ышанасы да килми. М.Хуҗин

3) Яңалык. – Әнкәй, мин китәм! диде кычкырып, ниндидер сөенечле хәбәр алып кайткан шикелле. Н.Фәттах. Йосыпова, мин сезгә сөенечле хәбәр алып килдем. А.Әхмәтгалиева // Төрле имеш-мимеш, дөреслеге төгәл билгеле булмаган сүз, гайбәт. Көн дә бер яңа хәбәр авылны болгата. А.Алиш

4) сөйл. Кемнең дә булса хәле, исәнлеге, берәр кая барып җитү-җитмәве һ.б. турында мәгълүмат, белешмә, хат. Җиттем, әнкәй, рәхмәт, хәбәреңне алдым. А.Гыйләҗев. Аликтан бер хәбәр булмаганга аптырап, Йолдыз әллә ничә тапкыр аңа шалтыратып карады ---. Р.Габделхакова

5) Кесә телефоны аша, Интернет аркылы җибәрелә торган кыска мәгълүмат, СМС, аудио-видео язмалар һ.б.ш. Русланга хәбәр язып җибәрдем дә, чыкса чыгар, чыкмаса юк дип, кесә телефонын сүндереп үк куйдым. А.Әхмәтгалиева

6) лингв. Җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аңа буйсына торган икенче баш кисәге. Җөмләнең хәбәре үз урынын алмаштырып килә: «Көтсәң дә, кайталмавымны Ит гафу син, ит гафу». А.Йосыпов. Баш җөмләнең хәбәре хәзерге һәм киләчәк заманнарда, я боерык фигыль формасында була. Ф.Галләмов

Хәбәре булмау Нәрсәнедер бөтенләй белмәү, аңламау, нәрсә беләндер таныш булмау. Мине надан бер кибетче дип уйлыйсыз инде, дөнья хәлләреннән хәбәре юк дип беләсез?! А.Гыйләҗев. Ә анда, иске ояда, еллар буе күзен аңа төбәп яшәгән хатын нишли, ниләр кайный аның эчендә – анысында егетнең хәбәре юк, әйтерсең ул кеше белән бөтенләй танышлыгы да булмаган. М.Маликова. Хәбәренә дә алмау Бөтенләй игътибар итмәү. Секретарь, аның карашын хәбәренә дә алмагандай, горур кыяфәт белән шык-шык басып чыгып китте. М.Маликова. Хәбәрендә (дә) юк Уйлап та бирми, исе дә китми. Ә бу малайның хәбәрендә дә юк, йоклап ята. Г.Камал. Тычкан тауга үпкәләгән, ә тауның хәбәрендә дә юк, диләр. Т.Галиуллин. Хәбәр өзелү Мәгълүмат булмау; бернинди дә хәбәре, хаты килмәү. Алдагы көннәрдә дә Фәйзерахманнан хәбәр өзелеп торулар байтак булды. Б.Камалов. Соңра, Таҗикстанда чуалышлар башлану белән, хәбәре өзелгән, исәнме-юкмы – билгесез икән. И.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә