ХАШИЯ и. гар. 1) Китап бите, кулъязма һ.б.ш.ның читендә текстсыз калдырыла торган тар чиста буй. Шунлыктан әдәби текстларга авторыннан гайреләрнең төзәтмәләр кертүе бары тик аңлатма-искәрмәләр характерында юл читендә, хашияләрдә генә мөмкин булган. Ф.Яхин

2) Китап, кулъязма һ.б.ш.ның читендәге аңлатма язуы, комментарий, ачыклама. Вахидның үзенең китапларын, читләренә хашияләр язган китапларын да калдырырга, бабадан атага, атадан балага калып килгән китапларны да калдырырга шәкерт угылы юк... Г.Исхакый. Шулай итеп, элек мәдрәсә шәкертләре гарәпчә язылган һәр текстны су кебек эчеп тә, шуңа шәрех-хашия (коментарий) баглау белән шөгыльләнгән кебек, монда да урысча сүзнең төбе-тамыры ни икәнен дә уйлап тормастан, шуңа бездән иллюстрация эзләүдән ясалган ялгыш килеп чыкканын күрәбез. Н.Исәнбәт

3) Бер китапның эчтәлеген ачыклаган икенче бер китап, әсәр. Китапка «Төхфәтел-мөлек» хашиясе өстәлгән булып, анда төш күрүгә һәм төш юрауга кагылышлы комментарийлар урнаштырылган. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә