ХАЧЛЫ с. 1) Хач тамгасы булган; тәреле. Тышта калган күзем ярты караңгылыкка өйрәнеп өлгергәч, мин үземне хачлы бер өйдә икәнемне аңладым. Г.Исхакый. Алай гына да түгел, башка диндәге кыз белән танышып, муенына ул бүләк иткән хачлы чылбырны да тагып куйды. Шәһри Казан

2) Кызыл Хач җәмгыятенең эмблемасы төшерелгән. Теге кызыл хачлы машина белән ташыйлар. З.Зәйнуллин. Кызыл хачлы махсус машиналар да җиңел генә узган. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә