ХАЧ и. фар. < әрм. 1) Христианлык билгесе буларак үзара турыпочмак ясап кисешкән ике таяктан гыйбарәт дини табыну әйбере; шуның символы; тәре. Менә бөек кенәз йортындагы тәре-хач астында яна торган иң кыйбат көмеш шәмдәл-кандил алып килдем үзеңә. Р.Батулла. Алтын айлы ап-ак Сарайларга Кызыл хачлар элеп куйдылар. Татарларым, ыруларым минем, Нәсел горурлыгын җуйдылар. Р.Гарифуллина 2) Кызыл Хач җәмгыяте эмблемасы: кушу билгесен хәтерләткән кызыл фигура. Кызыл хач төшкән сумкасыннан җәһәт кенә таблетка алып, Фаягөлгә каптырды, су бирде. Ф.Абдуллин. Кызыл хач билгесе белән бизәлгән ак машина, олы юлда барлык утларын яктыртып, һаман шулай чыелдый-чыелдый, гаять зур тизлек белән алга чабуын дәвам итте. Ә.Салах |