ХАХЫЛДАШУ ф. урт. юн. к. хахылдау. Берьюлы берничә кеше шаркылдап көлү; көлешү. Җитмәсә, безнең учак тирәсендәгеләр авыз күтәреп хахылдаша. М.Кәрим. Граммофоннан немкалар хоры тиз ритмлы ниндидер көй җырлый, тамак ертып, фрицлар хахылдаша. Җ.Дәрзаман

Хахылдаша башлау Хахылдашырга тотыну. Әйттең ни, әйтмәдең ни, безне күрүгә үк хахылдаша башлыйлар. Идел

Хахылдашып алу Кыска бер вакытта хахылдашу. Махмыр төшә башлаган хатыннар, тамашадан тәм табып, хахылдашып алдылар. Л.Закир

Хахылдашып кую Бик аз гына хахылдашу. Сакчылар хахылдашып куйдылар. Ф.Садриев. Аяк астындагылар хахылдашып куйдылар. Ф.Бәйрәмова

Хахылдашып тору Әле, хәзер хахылдашу. Барыгыз әле, хахылдашып тормагыз монда, – дип куып җибәрде аларны апасы. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә