ХАХЫЛДА’У ф. Каты кычкырып көлү; шаркылдап көлү. Шуңа күрә ирләрнең хахылдавы Рәфиснең йөрәгенә тиде, ул Гөлфинурны кызганып куйды: – Син кайт, булмаса, – диде ул кызга сабыр гына. А.Вергазов. Безнең бу кадәр хахылдау һәм хихылдауга диварлар күченә, идән такталары түшәмгә күтәрелә, түшәмнеке идәннекенә алышына. Ф.Яхин Хахылдап алу Бераз, бер мәртәбә хахылдау. – Каян килеп чыктың соң әле син? – дип хахылдап алды егет. И.Нуруллин Хахылдап җибәрү Кинәт хахылдау. – Чәчләрең! – дип хахылдап җибәрде Җирән. Казан утлары Хахылдап йөрү Гел хахылдау, һәрвакыт, еш хахылдау Хахылдап кую Бер мәртәбә хахылдау. Шаяртып әйткән сүземә аның да, башкалар белән беррәттән, хахылдап куйганы ишетелә. И.Беляев. – Пьяница, дип тә өстәмәдеме, – дип хахылдап куя кайсыдыр. Р.Зарипов Хахылдап тору Әле, сөйләү моментында хахылдау. – Нәрсә булды, ник миңа бәйләнәсең? – диде ишек төбендә, егетләр төркеме арасында тәмәке көйрәтеп, хахылдап торучы кала кызы. Ф.Гайнуллина Хахылдый башлау Хахылдарга керешү. --- нигәдер апасын күрүгә хахылдый башлый Алмаз. Мәйдан |