ХАФИЗ и. гар. 1) иск. Саклаучы. Я рәхмәтле Аллаһ, я хаким, я хафиз!.. И адәм баласы, белгел, Алладан ятим калудан да бөек хафа дөньяда юктыр. Ф.Яхин 2) Коръәнне яттан белүче; коръәнхафиз; ятлаучы, күңелдә саклаучы. Руханилар санына шулай ук шәехләр, муллалар, имамнар, дәрвишләр, хаҗилар, хафизлар, мөдәррисләр дә кергән. Б.Хәмидуллин 3) тар. XV–XVI гасырларда татар ханлыкларында сәркатип, хат йөртүче, хан канцеляриясендә эш башкаручы |