ХАФАСЫЗ с. 1. Гамьсез, ваемсыз. Илкәе шундый булгач, Хафасыз бер кеше юк. Н.Әхмәдиев. Анда бүлмәдәшләре, букет һәм бәйрәм хәсрәтләреннән ирекле хәлдә, хафасыз йокыда иделәр. Ф.Яхин 2. рәв. мәгъ. Көенмичә, ваемсыз рәвештә; тынычланып, борчылмыйча. Әнә шул өметсез, нурсыз хәятта да аларның тукларда, хафасыз гомер итүчеләрдә булмаган матур сыйфатлары калкып чыга: ярлылар шатлана беләләр! М.Мәһдиев. 1707 елның көзендә кенәз Ураковның җәза отряды патша ярлыгына ышанып хафасыз яткан Алдар тарханның авылларына бәреп керә. Р.Зәйдулла |