ХАФАЛЫ с. 1. 1) Борчулы, кайгылы. – Хатлары килми башлады шул, – диде Фатыйма хафалы тавыш белән. З.Хәким. Шундый хафалы уйлар белән эшләп йөргәндә, аны аулакта Фәймә үзе эләктереп алды. Ф.Әмәк 2) Тынгысыз, һәрвакыт кем яки нәрсә дә булса турында кайгыртып, борчылып йөрүчән. Зыя, син анаңа карама, ул хафалы кеше, юл ярагыңны, алачак әйберләреңне үзең барла, үзең тутыр! Г.Ибраһимов. Хафалы турында хафаланып йөри торгач, үзем дә хафалы кешегә әвереләм, ахрысы. Г.Бәширов 3) Кайгылы, мәшәкатьле, авыр, куркыныч. Әмма кем белә, әтинең бу эше аркасында минем хафалы юллар узуым, бәлки, файдага гына киткәндер? А.Расих 2. рәв. мәгъ. Хафаланып, борчылып, кайгыртып. Аннары Күбәләк хафалы кычкырып җибәрде: – Күлмәгем, күлмәгем! Р.Гариф |