ХАФАЛА’У ф. Борчу, кайгыга салу, эчне пошыру; тынгысызлау, мәшәкатьләү. Бу куркыныч кызның үз башын да күптән хафалый иде. Г.Ибраһимов. Алсу танышыбыз да, үзе дә интегеп, Гомәр атлы инженер ирен дә интектереп, һәмишә анасын хафалап, бимазалап, җиде ел гомерен исраф итте. Ф.Дунай

Хафалап алу Бераз гына хафалау, аз вакыт хафалау

Хафалап бетерү Тәмам хафалау, бик күп хафалау. – Аның турында әйтәсе дә юк, барыбызны да хафалап бетерде, диде әнисе ачулы тавыш белән. И.Нуруллин

Хафалап йөрү Озак вакыт дәвамында хафалау; даими хафалау. [Фельдшер:] Бер дә юкка кеше хафалап йөриләр. Ш.Камал

Хафалап тору Әледән-әле хафалау; хәзер хафалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә