ХАФАЛАНУ ф. 1) Борчылу, кайгыру, тынычсызлану, эч пошу. Габдерәшит бабай, күрәсең, Таймасның авыл малайлары белән дуслашып китә алмавына хафалана иде. А.Тимергалин. Юк, сугышка алырлар да, шунда үлеп калырмын дип, үзем өчен хафаланмадым! В.Нуруллин

2) Мәшәкатьләнү, тынгысызлану. Сез, өйнең хуҗасы булып, ул кадәр хафалангач, хатын-кызга ни калды? Г.Камал. Әсәрнең эчтәлеген кешеләрнең яна башлаган бинаны коткару чараларын күреп хафаланулары түгел, бәлки, форсаттан файдаланып, бинадагы төрле әйберләрне эләктереп чыгу тамашасы тәшкил итә. К.Гыйззәтов

Хафалана башлау Хафаланырга тотыну. Сара әткәйнең үлүеннән бигрәк минем өчен хафалана башлады. Г.Ибраһимов. Җыелган халык Гөлҗәннәткә карап, бу хатын акылдан гына язмаса иде, дип хафалана башлады. З.Мурсиев

Хафалана калу Кинәт, ни сәбәптәндер хафалану. Хатын, иренең елавын күреп, хафалана кала: – Чү, әллә өйдә берәр хәл булдымы? Ш.Галиев. – Сез нәрсә?! – дип, гаепле кеше сыман хафалана калды мөдир. Р.Мөхәммәдиев

Хафалана төшү Элеккегә караганда да ныграк хафалану; бераз хафалану. Залда, сүз сорап, мохитне саклау бүлеге мөдире Азат Нигъмәтуллинның кул күтәрүен күргәч, Кадрия тагын да хафалана төште. В.Имамов. – Яман хәбәр әйтергә җыенмыйсыздыр бит, – диде Нияз, хафалана төшеп. Д.Каюмова

Хафаланып алу Аз гына хафалану; кыска вакыт аралыгында хафалану. Айша, ничек сүз башларга диеп, бераз хафаланып алса да, барыбер аның өчен беркем дә йомышын йомышламаганын аңгара торып, Мәрьян апага эндәште. В.Ильясов

Хафаланып бетү Тәмам хафалану, бөтенләй хафалану. Ул анда хафаланып беткәндер инде, мескенем... М.Галәү. Элекләрне андый чаралар хакында баш ватып, соңгы көненәчә дулкынланып, хафаланып бетә иде, ә бу юлы исе дә китмәгән. Ф.Яхин

Хафаланып йөрү Озак вакыт дәвамында хафалану. – Бар, кайт инде, хафаланып йөрмә, – дип, Ясүгәй әллә ничә тапкыр тукталган да иде, хатыны һаман-һаман иярүен белде. В.Имамов. Бу көннән соң Нургаян хафаланып йөрде. З.Мурсиев

Хафаланып китү Кинәт хафалану. Син ачулансаң да, бу сүзләрне яздым, гаеп итмә, бик хафаланып киттем. К.Насыйри. Янында ашарлык бер кисәк нәрсәсе дә булмаганга хафаланып китсә дә, үзенең куркынычлы әсирлектән котыла алуына куанып, үзен-үзе юатты. Ф.Туйкин

Хафаланып кую Аз гына хафалану. Әллә берәр җиргә китте микән, дип хафаланып куйды Нурулла. Ф.Садриев. Кодрәтов пистолетлының хафаланып куюын да сизми калмады, аларның пышылдашуы сагайтып җибәрде. Р.Мирхәйдәров

Хафаланып тору Хафаланган хәлдә булу. «Корыга китсә, бу чыршылар харап булмасмы?» – дип хафаланып тордың. А.Гыйләҗев. Инде бу адашкандыр, кайтырга юл табалмыйдыр, дип хафаланып торганда, «күккү» дип әллә каян куак астыннан атылып чыгар иде. Ф.Яруллин

Хафаланып яту сөйл. Озак вакыт хафаланган хәлдә булу. Син корыга хафаланып ятканнан ни файда? А.Гыйләҗев. – Иртүк торасың бар, ә син, карт юләр, бүтәннәр гыйшкы өчен хафаланып ятасың! – дип, үз-үзен тиргәргә тотына. М.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә