ХАФАЛАНДЫРУ ф. Хафага салу, хафалы итү. Мөселманнарның уянуы хафаландырмый безне, ә эшләргә мәҗбүр итә. Р.Мөхәммәдиев. Балалары булмавы аларны бик борчыган һәм хафаландырган. В.Ильясов

Хафаландыра башлау Хафаландырырга тотыну. Ачлык шомы бу авыл кешеләрен дә хафаландыра башлады. Н.Дәүли

Хафаландыра төшү Тагын да ныграк хафаландыру. Билгесезлек авыл халкын хафаландыра төште, күпләр читкә китә башлады. Кызыл таң

Хафаландырып бетерү Тәмам хафаландыру. Синең әйтмичә китүең безне хафаландырып бетерде. Р.Вәлиев

Хафаландырып тору Даими хафаландыру, гел хафаландыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә