ХАФА и. гар. Борчу, хәсрәт, кайгы, көенеч, эч пошу, тәшвиш. Мең хафа, мең ваем эчендә яшәүче Әдһәм Фәйзул озак еллар дәвам иткән тегүчелек эшеннән күптән түгел пенсиягә чыкты һәм моннан соң бөтен вакытын яраткан язу-сызуына бирергә мөмкинлек алды. Т.Әйди. Сыеры бозаулый алмый яткан крестьян төн урталарында зур хафа белән Бибинурттәнең ишеген кага, аны гозер белән чакыра иде. М.Мәһдиев

Хафага салу Борчу, борчуга салу. Улының өйләнүен ишеткәч бик сөенсә дә, Мәрфуга апаны бу хат нык кына хафага салды. Ф.Яруллин. Аны тагын бер нәрсә хафага салды: ни сәбәпле ул Арсланов каршында торганда уттай кызышты, бит очларына, иреннәренә ялкын үрләде? Ф.Садриев. Хафага төшерү к. хафага салу. Хафага төшү Борчыла башлау, кайгыга калу. Чуртанны ычкындырдык бит, дип хафага төшә авыл советы активистлары. К.Миңлебаев. Сәкинәгә дә шулай тәэсир итте: – Я инде, газаплама, Өлфәт, – диде ул, тагын да ныграк хафага төшеп. В.Нуруллин. Хафа чигү Хафалану . Көнем бетәр, диеп хафа чикмә, фигылеңә мәңге тугры син, – олуг Нәби сурга өргән чакта нота битен ачып торырсың. З.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә