ХАТЫНШАЛАНУ ф. Артык вакчылланып, хатын-кыз эшенә кысылу; үзен хатын-кыз кебек тоту. Кулыннан эш килә торган кеше булса, хатыншаланмас иде. М.Маликова. Хәер, моның ише тузга язмаган фәтваларны чынга алып, барлык мөселман ирләренә дә, хатыншаланып, базар буйлап яшелчә сайлап йөрергә туры килмәгәе. Шәһри Казан Хатыншалана бару Торган саен ныграк хатыншалану; элеккегә караганда да күбрәк хатыншалану. Ирләр, киресенчә, картайган саен хатыншалана баралар. М.Юныс Хатыншалана башлау Хатыншалану билгеләре сизелү. Х атыншалана башлаган бүгенге заман ир-атларын кызганам мин. Идел Хатыншаланып бетү Тәмам хатыншалану, бөтенләй хатыншалану. Ирләр бит хәзер хатыншаланып бетте. Безнең гәҗит Хатыншаланып йөрү Озак вакыт дәвамында хатыншалану; даими хатыншалану. Ул савымчылар арасында хатыншаланып йөрмәс. С.Рафиков Хатыншаланып тору Хатыншаланган булу; билгеле бер вакытта хатыншалану. Бу хәл Мидхәткә ошап бетми, шулай да һәрвакыт: «Әйдә, вак-төяккә игътибар итеп, хатыншаланып тормыйм әле», – дип уздырып җибәрә. Н.Харисова |