ХАТЫНША и. сөйл. кимс. 1. Үзен хатыннарча тотучы, хатын-кыз эшенә кысылып, хатын-кыз арасында артык күп буталып йөрүче ир кеше. Хатынша кебек кирәкмәгән җиргә кысылып йөрмә әле... М.Хәсәнов. Тал төбенә качып, кызлар сүзен тыңлап йөрисең, хатынша! Н.Кәримова 2. с. мәгъ. Үзен хатыннар кебек тотарга, хатыннар арасында булырга яратучан, хатын-кыз табигатьле. Әле кайчан гына кыюсыз, хәтта хатынша тоелган Газиз абыйсының шулай катгый төстә, хәтта киләчәк бәхетле тормышын да яхшы күзаллап сөйләүләре Кәримәне тәмам хәйран иттеләр. Ф.Яхин. Әллә каян хатынша ирләр, ирдәүкә хатыннар пәйда булды. Кызыл таң |