ХАТЫНЛЫК и. 1) Хатын җенесеннән булу хәле, хатын статусы. Канунча, җинаять кылган бер кешенең хатынлыгы аны җәзадан коткарырга да, аның җәзасын киметергә дә сәбәп булырга тиеш түгел. Г.Бубый 2) Бер ирнең хатыны булу хәле. Ә менә Газиз бабасының күптән түгел, дөньяда бер мөслимә артыр дип, күрше чуваш авылыннан хатынлыкка бер чуваш хатынын алып килүе чынында да дөрес. А.Хәлим. Ә күңел өмет итә: мине Илһам хатынлыкка алыр, дип хыялланам. Р.Батулла 3) Хатын-кызга хас табигать. Зирәк хатын хатынлыгы белән теләсә нинди ирне дә бөгә, дигәндәй, Бакый хәзер үзе дә Гөлбикә кебек уйлый да, яши дә инде. Р.Шәфигуллин. Ир – ирлеген, хатын хатынлыгын итә. Безнең гәҗит 4) кимс. Йомшаклык, җебегәнлек, көчсезлек һ.б.ш. сыйфатларга ишарә итеп хурлау сүзе. Мөршидә алай да тыелмагач: – Син, әнисе, үзеңнең хатынлыгыңа барма әле! Еламагаең, гомерең буена улап торсаң да безнеңчә булмаячак бит, – дип тиргәп тә, үпкәләп тә әйтте. Н.Яһудин |