ХАТЫН и. сугд. 1) Аерым сыйфатларга, табигый үзенчәлекләргә ия буларак, ир җенесенә капма-каршы җенестәге кеше. Бер кичтә аларның икесен ике палатага больницага салдылар: Сәләхетдин ирләр янына сыйды, Гөлбикә апаны хатыннар палатасына арба белән тәгәрәтеп алып керделәр. А.Гыйләҗев

2) Кыз баладан һәм үсмер кыздан аермалы буларак, шул ук җенестән, ләкин олырак яки балигъ булган кеше. Хатын, баласын җитәкләгән сыман, сакаллы кешене президиумга таба өстерәде... А.Алиш. Ниндидер бер хатын, (рәхмәт төшкере!) яңа пешкән кайнар ипекәйне аның аркасына, түшләренә куеп җылытып, даһины үлемнән йолып кала. А.Тимергалин

3) Гаилә корган, ир белән яшәгән ана җенестәге кеше. Үзен күргәнем юк югын, иллә мәгәр акылсыз хатын түгелдер: безнең ялгышларда баланың гаебе юк, дигән. А.Әхмәтгалиева. Яшь хатын карт аучыны әтисе урынына, ә карт аучы аны кызы урынына күрде. А.Нәҗми

4) Иргә мөнәсәбәттә: никахлы тормыш иптәше; зәүҗә. Җан биргәндә пәйгамбәрнең янында сөекле хатыны Гайшә була. А.Тимергалин. Садретдин мәзин белән сүз көрәштерүдән качып, аның гаиләсенә, бигрәк тә хатыны Мәүлидә абыстайга каныктылар. А.Хәлим

5) к. ханымәфәнде. Ишәккә йөгән орып качыр булмас, куравычка тун кидереп хатын булмас. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә