ХАТЛАШУ ф. сир. Хат алышу, хат язышу, хатлар аркылы хәбәрләшү. Габдулла әфәнде хакында мин Кодес-Мисыр сәяхәтләремдә бик күп ишеткән, аның берлә инде берничә мәртәбә хатлашкан булсам да, бу вакытка кадәр күрешергә насыйп булмаган иде. Г.Исхакый. Минем анда дусларым бик күп булды, озак еллар хатлаштык. Кызыл таң

Хатлаша башлау Хатлашырга тотыну, хат язышырга тотыну. Ничә еллардан соң туган якларына кайтып табыштылар. Хатлаша башладылар. С.Сөләйманова. Шуннан без хатлаша башладык. Кызыл таң

Хатлашып алу Аз вакыт хатлашу. Студент елларында хатлашып алган идек без аның белән. Идел

Хатлашып тору Озак вакыт дәвамында хатлашу; даими, гел хатлашу. Алар шулай фикер-фәтва алышып, киләчәктә хатлашып торырга сүз куешып, дусларча аерылыштылар. С.Поварисов. Юк, без хатлашып торабыз. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә