ХАТИРӘ и. гар. 1) Баштан кичкән вакыйгалардан хәтердә калган эзләр, зиһендә саклануын дәвам иткән нәрсә; истәлек. Салкынча келәткә кереп, хатирәләргә чумган килеш, вак-төяк эш эшләргә ярата иде Габдерәшит карт. А.Тимергалин. Иртәнге хатирәләр онытылмаса да, алар күңелдә ничектер тигезләнгән һәм тоныкланган. А.Хәлим

2) Берәр урын, кеше яки вакыйганы истә тоту, хәтерләү өчен алынган, бирелгән, ясатылган яки шул максат белән саклана торган әйбер; ядкәр. Менә, [гөл] Зиннәтемнең хатирәсе, җан-рухы булып, бер миндә генә балкып, янып утыра, бахыркаем. Г.Гыйльманов. Алсу чәчәкле яран гөлләре әнисе хатирәсе булып күңелдә йөргәнгә, авылны искә төшереп, күз алдына иң башта шул яран чәчәкләре килә иде. Г.Әдһәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә