ХАТИМӘ и. гар. 1) иск. Нәтиҗә, йомгак, ниһаять. Ләкин ул гакылын җыйды да, сәгатьнең бер булганын, тиздән атасы кайтуын, дүрт-биш сәгатьтән соң каралуга китүләрен уйлап, ничек кенә булса да бу эшкә хатимә бирергә карар итте. Г.Ибраһимов. --- сүзенең хатимәсендә үзенең «эш эшлисе» килгәнене, бу эшсез, «идеалсыз», «чиле-пешле» кешеләр тирәсеннән котылырга теләгәнене, ләкин үзендә анлык куәт юк икәнлегене әллә нинди бер кыяфәт – үз-үзеннән мыскыл иткән, үз-үзене әллә нинди гөнаһлар өчен җәзалаган кыяфәт белән бәян итте. Ф.Әмирхан

2) әд. Соңгы сүз, эпилог. Менә тыңла, хатимә өлешендә ни дип язып куйдым. В.Имамов. Әсәрнең хатимә өлеше – көндәлек рәвешендә алып барылган язмаларга нәтиҗә ясау урыны. Г.Гайнуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә