ХАТАСЫЗ с. 1. 1) Хатасы булмаган, дөрес. Хәзерге әлифбабызны бер-ике генә ел өйрәнергә өлгергән, аны гамәлдә кулланудан мәхрүм ителгән булса да, аның бүген илгә язган хатлары хатасыз, хәтта күп кенә каләм ияләребезне көнләштерерлек дәрәҗәдә камил. Т.Әйди. Аның язулары хатасыз һәм дөрес, матур һәм пөхтә булган. Ф.Яхин

2) Дөрес уйлый, яши торган; хаталанмый, хаталар ясамый торган. Бу синең бәхетле чагың – Ялгышсыз, хатасыз чак. Р.Харис

2. рәв. мәгъ. 1) Хата ясамыйча, дөрес итеп, тиешенчә. – Соң сез бит бик яхшы укыйсыз, хатасыз язасыз, – ди Баттал. Р.Батулла. Ә мин менә нотасыз да Уйный алам хатасыз! Р.Миңнуллин

2) Төгәл, хаталанмыйча, ялгышмыйча. Элеккеге шинель иясенең кай төшенә пуля яки ярчык тигәнлеген хатасыз әйтергә мөмкин. Х.Камалов. Әти, калган бөтен кеше дә хатасыз гына яшиме? Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә