ХАТАЛЫ с. 1. Хатасы, ялгышы булган; ялгыш, дөрес булмаган, хата булган. Урамнардагы концерт-тамаша белдерүләренең, хәтта дәүләт оешмаларының ишегенә эленгән язуларның да һәрвакыт хаталы булуы йөрәкне әрнетә, телең өчен кимсенәсең. Р.Рахман. Дәфтәр битенә хаталы сүзләр ятты. Д.Каюмова

2. рәв. мәгъ. Хата белән. Военкоматтан кабер ташы да ясаттырып аласы бар бит әле тагын, анда да, таныклыктан күчереп, хаталы язарга мөмкиннәр. Т.Әхмәдишин. [Әни] Әтиеңнән хаталы язып көлдертмә, дигән була. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә