ХАТАЛАНУ ф. Хата җибәрү, хата эшләү, ялгышу. Хаталанам – димәк, дөрес яшим, Хатамда да, димәк, казыналар. Г.Морат. Кайда ялгышты соң Рәхимҗан, кайчан хаталанды? А.Әхмәтгалиева Хаталана башлау Хаталанырга тотыну; хаталану билгеләре сизелү, күренү. Хаталана башлый кыз бала, «Мин – мин икән, мин – кем икән?» дигән уй керә. Б.Камалов. Егетләр артык борчылмый, алар азрак хаталана башлады. Ватаным Татарстан Хаталана төшү Тагын да күбрәк хаталану. «Хатамны төзәтәм» дия-дия тагын да хаталана төшүчеләр азмы бездә? Мәйдан Хаталанып алу Әз генә хаталану, билгеле бер вакытта гына хаталану. Яшь чакта барыбыз да хаталанып алган инде, аңа гаҗәпләнәсе юк. И.Нуруллин Хаталанып бетү Тәмам, бөтенләй хаталану; бик күп хаталану, хаталар ясау. Туры юлга ничек кертергә соң Хаталанып беткән заманны?! Э.Сафина Хаталанып йөрү Озак вакыт дәвамында хаталану. – Хаталанып йөргән чакларыңны оныттыңмы әллә, әүлия булып кыланасың? – дип сүгеп атты аны апасы. М.Вәлиев Хаталанып кую Бер тапкыр хаталану. Күрәсең, Люциягә бу нәрсә комачау булып тоелмагандыр, югыйсә ул егетне якын да җибәрмәс иде, инде башка сыймаган рәвешле хаталанып куйган булса да, безне, парлап, аның янына кунакка чакырмас иде. М.Маликова Хаталанып тору Еш, әледән-әле, гел хаталану. Кемдер әйткән акыллы сүзгә ышанмыйча, кешеләр гел хаталанып тора. Ф.Җамалетдинова |